- Эл.почта
- mila.0769@yandex.ru
- Адрес сайта
- kamalova_m_n.a2b2.ru

Укытучы метеор шикелле ул
Уттай янып үтә гомере.
Адым саен ул кабыза бара
Нәни дусларының күңелен.
Картаер бер, ләкин ул кабызган
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр
Укытучы эше үлемсез.
Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен,бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше.Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була.